4 июнь 2012 яңалыклары
-
ЕЛГАЛАРНЫ ДА ТУРАЙТАБЫЗ
Мелиораторларның июньнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәме быел ТАССРда мелиорациягә нигез салынуына 90 ел тулу белән аеруча истәлекле. Саба "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы коллективы һөнәри бәйрәмгә колачлы эш күләме белән килә.
-
Бүләксез бала калмады
Саба гимназиясе стадионында мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен оештырылган Сабантуй бәйрәме Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевның тәбрикләү сүзе белән башланды. "Милли бәйрәмне беренчеләрдән булып сез башлап җибәрдегез, кадерле балалар,- диде ул. - Районыбызда мөмкинлеге чикләнгән ике йөз унбиш баланың биредә җитмештән артыгы катнаша.