Бүләксез бала калмады
Саба гимназиясе стадионында мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен оештырылган Сабантуй бәйрәме Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиевның тәбрикләү сүзе белән башланды. "Милли бәйрәмне беренчеләрдән булып сез башлап җибәрдегез, кадерле балалар,- диде ул. - Районыбызда мөмкинлеге чикләнгән ике йөз унбиш баланың биредә җитмештән артыгы катнаша.
. Югары Утар балалар-интернатында тәрбияләнүче җитмеш биш баланың унбише сезнең арада. Бүгенге бәйрәмдә үзегезнең һөнәрләрегезне күрсәтеп, уеннарда катнашып, истәлекле призлар отыгыз. Бүген - сезнең көн, рәхәтләнеп ял итегез".
Балаларны Халыкара яклау көне белән район халыкны социаль яклау идарәсе һәм «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләре Марсель Хуҗин, Рөстәм Равилинның котлауларыннан соң бәйрәмгә старт бирелде.
Бәйрәм Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбе һәм Балалар иҗат йорты укучыларының бию төркемнәре чыгышлары, Динә Вильданова, Алисә Котдусова, Фәридә Сәгыйтова һәм Гөлчәчәк Мәннанованың җырлары белән үрелеп дәвам итте.
Сабантуй уеннарында һәр бала актив катнашты, берсе дә бүләксез калмады. Үзәк каршындагы волонтерлар хәрәкәте дартс, билдә кыршау әйләндерү кебек кызыклы уеннар оештырдылар һәм тәмәке тартуга каршы акция белән чыктылар.
Зөфәр Вәлмиев җитәкчелегендә шашка уеннары оештырылды. Кызлар арасында беренче-икенче урыннарны Гөлчәчәк Мәннанова (Олы Кибәче), Сөмбел Юнысова (Саба), малайлардан Язнур Ганиев, Фәрит Шәмсетдинов (Шәмәрдән), Илнур Мотыйгуллин (Курсабаш) яулады.
Балалар бәйрәменә иганәчелек ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәрләр Илнур Мөбарәкҗанов, Булат Хисанов һәм Илдар Миңнекәевка ихлас рәхмәт белдерелде.
Г.Галимуллина.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев