Кызыл-Мишә авылындагы «Акчәчәк» балалар бакчасында ремонт эшләре бара
Район яңалыклары

Кызыл-Мишә авылындагы «Акчәчәк» балалар бакчасында ремонт эшләре бара

Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты торак пунктларны комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.

Проект кысаларында торак йортлар һәм юллар төзү, аларны төзекләндерү, җәмәгать урыннарын һәм ишегалларын матурлау, социаль һәм коммуналь инфраструктураны яңарту, шулай ук җәмәгать транспортын үстерү күздә тотыла.Әлеге юнәлештә тагын бер мөһим эш башкарылды! Кызыл Мишә авылындагы «Акчәчәк» балалар бакчасына керү өлеше ремонтланды. Ремонт эшләрен «ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы башкарды. Мондый уңай үзгәрешләр авылларыбызны тагын да төзек, уңайлы һәм матур итә. Балаларыбыз өчен имин һәм уңайлы шартлар тудыру — уртак бурычыбыз!


Нет комментариев