Гаиләләрне поддержка итү көчәя: 2027 елда бала карау буенча айлык пособие 95,5 мең сумга җитәчәк. Социаль фонд шушы һәм башка түләүләргә барлыгы 1,6 трлн сумнан артык акча йүнәлтергә планлаштыра.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Эшләүче россиялеләр өчен бала карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 2027 елда 95,5 мең сумнан артып китәчәк.Бу хакта Россия Хезмәт министрлыгында хәбәр иттеләр, дип хәбәр итә РИА Новости.Мондый сумманы бала карау буенча отпусклары 2027 елда башланачак ата-аналар ала алачак. Чагыштыру өчен: 2026 елда пособиенең максималь күләме аена 83 мең сум тәшкил иткән.2027 елда Россиянең социаль фонды вакытлыча эшкә яраксызлык һәм ана булу сәбәпле мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча түләүләргә барлыгы 1,6 трлн сумга якын акча җибәрергә планлаштыра.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2027-elda-bala-karau-buenca-maksimal-posobie-955-men-sumnan-artyp-kitacak-5931955
Нет комментариев