2026 елның 12 ноябрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге бинасы территориясендә «Бозда һәм суда уяу бул» республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
2026 елның 12 ноябрендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ГИМС үзәге бинасы территориясендә «Бозда һәм суда уяу бул» (Будь бдительным на льду и на воде.) республика видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Эзмә урта мәктәбенең 2нче «А» сыйныф укучысы Диләрә Данил кызы Галимуллина гомум белем бирү оешмалары арасында җиңүче булды һәм кубок белән бүләкләнде. Диләрә әлеге чарада әти-әнисе белән бергә катнашты. Кешене судан коткару алымнары, авария-коткару техникасы һәм коткару отряды хайваннары (этләре) белән якыннан танышты.
Кулына кубокны алгач Диләрә: «Мин киләчәктә кече суднолар буенча дәүләт инспекторы булачакмын»,– диде. Әти-әнисенә, укытучысы Эльмира Хәмит кызы Рамазановага зур рәхмәтен белдерде.
Инспектор ,Диләрәгә кубокны тапшыргач:«Куркынычсызлыкны» бер сүз белән әйтә аласыңмы?» дигән сорау бирде. Диләрә: «Куркынычсызлык – ул ЯШӘҮ»,– дип җавап кайтарды.
Алар гаиләсендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында һәрдаим кабатлап торалар.
«Укытучыбыз, Эльмира Хәмитовна да безгә «Куркынычсызлык кагыйдәләре», «Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен » аңлата. Янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте, көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйли. Мәктәбебездә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта ниләр эшләргә кирәклеге, чыгу юлын ничек эзләп табарга һәм тиз арада дөрес карарга килергә өйрәтәләр. Шулай ук коткару хезмәтенең телефон номерын яттан беләбез, төрле кино-дәресләр, мултьсериаллар да карыйбыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү –һәрберебезнең бурычы.Үзебезне һәм якыннарыбызны саклыйк!”– ди Диләрә Галимуллина.
Нет комментариев