ЕЛГАЛАРНЫ ДА ТУРАЙТАБЫЗ
Мелиораторларның июньнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәме быел ТАССРда мелиорациягә нигез салынуына 90 ел тулу белән аеруча истәлекле. Саба "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы коллективы һөнәри бәйрәмгә колачлы эш күләме белән килә.
Былтыр һәм быел башкарган эшләребез "Татарстан Республикасында мелиорация комплексларын модернизацияләү һәм техника яңарту" программасын гамәлгә ашыру максатында ясалма сугару системаларын торгызу буенча күрелгән чаралар белән үзенчәлекле. Безнең районда әлеге программада җиде хуҗалык катнаша. Аларга бәрәңгегә һәм башка культураларга су сибү өчен сугару техникасы кайтарылды һәм басуларда агрегатларны монтажлау мелиораторларга йөкләнде. Әйтик, "Шытсу" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Мамалай басуында 110 гектар мәйданны сугару өчен 1,9 километр магистраль үткәргеч салынып, елгага насос станциясе урнаштырылды һәм Италиядә эшләнгән "Фрегат" агрегатлары эшкә җигелде.
(Дәвамын безнең газетадан укый аласыз)
И.Талипов,
Саба "Мелиорация" механикалаштырылган күчмә колоннасы" җәмгыяте директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев