ЧҮП-ЧАРГА НИК АЗ МОҢ-ЗАР?
Районда санитария-экология икеайлыгы тәмамланды. 1 апрельдән алып 1 июньгә кадәр торак пунктлар, мәктәпләр, җитештерү объектлары, терлекчелек фермалары биләмәләрен санитар чистарту, агачлар һәм куаклар утырту, юлларны һәм тротуарларны, чүп савытлары урнаштырылган мәйданнарны төзекләндерү, паркларны, чишмәләрне, зиратларны, балалар мәйданчыкларын, базарларны тәртипкә китерү максатында шактый эш башкарылды.