Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ИКЕАЙЛЫК ТӘМАМ: ЭШ ДӘВАМ ИТӘ

Әйләнә-тирә мохитнең, яшәгән җиренең чисталыгы турында һәркем кайгыртырга бурычлы. Бу эштә контрольлек итүче, хокук саклау органнарына да җаваплылык йөкләнә. ТР Министрлар Кабинетының Татарс­тан Республикасының муниципаль районна­ры һәм шәһәрләре территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү, аларны халыкның экология һәм санитария-эпидемиология иминлеге таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында 1 апрельдән чистарту буенча...

Татарстан Президенты Р.Миңнеханов хокук бозучыларга беркетмә төзү буенча эшләрне көчәйтергә күрсәтмә бир­де. Бу мәсьәләгә Саба эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә игътибарны арттырды, максатчан профилактика чаралары күрелде. Ике айлык дәвамында полициянең участок вәкаләтлеләре тарафыннан 124 беркет­мә төзелеп, Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә җибәрелде. Беркетмәләрдән күрен­гәнчә, капка төпләрендә кирәкмәгән төзелеш материаллары тоткан өчен җаваплылыкка тартылучылар күпчелекне тәшкил итә. Бу мәсьәлә әле күп кенә авыл җирлекләрендә кискен тора. Күрелгән профилактика чаралары җирле үзидарәләр белән участок вәкаләтлеләренең кулга-кул тотышып эшләве сизелерлек уңай нәтиҗәләр бирүе турында сөйли.

С.Латыйпов,

полициянең участок вәкаләтлеләре белән эшләү бүлеге начальнигы.

Редакциядән. Районда 1 апрельдән игълан ителгән чисталык икеайлыгы чорында Саба муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссия эшчәнлеге белән таныштыруны үтенеп, аның рәисе Расих Сабировка мөрәҗәгать иттек. "Комиссия максатчан эшләде, 30ар эш караган көннәр булды. Комиссиянең авылларга чыгып, күчмә утырышларын үткәрү дә уңай нәтиҗәләр бирде. Торак пунктларны чиста тоту кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылды яисә кисәтү ясалды,- диде Расих Хәсән улы.- Икеайлык төгәлләнде һәм күп кенә авыллар, урамнар чистарып калды. Хәзер урамнарга юынтык сулар түгү кебек ямьсез күренешләр бик сирәк очрый. Көнкүреш калдыкларын полигоннарга чыгаруны оештыру елга буйларына чүп ташлау гадәтеннән арынырга зур йогынты ясады. Әмма төзелеш материаллары белән вәз­гыять башкачарак то­ра әле. Мәсәлән, Төбәк авылы читендә моннан 20 еллар элек - өйләрне утын ягып җылыткан вакытта китереп ташланган агачлар череп ята. Хәзер аларның хуҗалары юк, булганнары да, минеке түгел, дип әлеге агачлардан баш тарта. Күп кенә авылларның ямен кайчак хуҗасыз, тузган йортлар, җимерек капка-коймалар ала. Аларны сүтеп алырга гамәлдәге законнар рөхсәт итми. Шулай ук бакча артларында теләсә ничек салам, тирес өю күренешеннән арынасы бар. Гомумән, икеайлык чорында башкарылган эшләр торак пунктларда чисталык булдыру юнәлешендә башкарасы эшләрнең әле күплеген искәртә. Димәк, икеайлык 1 июньдә тәмамланса да, төзекләндерү, тәртипкә китерү эшләрен, һич­шиксез, дәвам итәргә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев