28 мартта Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында бюджет оешмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм баш белгечләре өчен хезмәт законнары үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган семинар-укулар үткәрелде. Хезмәтне саклау, эш хаклары түләү үзенчәлекләре, эшкә кабул итү, хезмәт килешүләре төзү, премияләр түләү, ялга чыкканда исәп-хисап ясау тәртипләре турында Татарстан Республикасы дәүләт...