Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүлет Миңнеголов Сабада семинар-укулар үткәрде

28 мартта Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында бюджет оешмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм баш белгечләре өчен хезмәт законнары үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган семинар-укулар үткәрелде. Хезмәтне саклау, эш хаклары түләү үзенчәлекләре, эшкә кабул итү, хезмәт килешүләре төзү, премияләр түләү, ялга чыкканда исәп-хисап ясау тәртипләре турында Татарстан Республикасы дәүләт...

28 мартта Саба муниципаль районы башкарма комитеты бинасының утырышлар залында бюджет оешмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм баш белгечләре өчен хезмәт законнары үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган семинар-укулар үткәрелде. Хезмәтне саклау, эш хаклары түләү үзенчәлекләре, эшкә кабул итү, хезмәт килешүләре төзү, премияләр түләү, ялга чыкканда исәп-хисап ясау тәртипләре турында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт-хокук инспекторы Мәүлет Миңнеголов тәфсилле чыгыш ясады. Инспектор шулай ук үзенең чыгышында хезмәт-хокук мөнәсәбәтләрендә иң еш очрый торган җитешсезлекләргә тукталды, укуларда катнашучыларның сорауларына җавап бирде, килеп туган мәсьәләләргә ачыклык кертте, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев