Мөселманнар Мигъраҗ кичәсен каршылыйлар
Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27 сенә каршы кичендә хак динне тотучы мөселманнар зур вакыйганы каршылыйлар, ул - Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ ул - күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышында иң зур могҗиза булып исәпләнә. Бу көнне сөекле рәсүлебез күкнең җиденче катына күтәрелә, үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән барлык...