Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселманнар Мигъраҗ кичәсен каршылыйлар

Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27 сенә каршы кичендә хак динне тотучы мөселманнар зур вакыйганы каршылыйлар, ул - Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ ул - күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышында иң зур могҗиза булып исәпләнә. Бу көнне сөекле рәсүлебез күкнең җиденче катына күтәрелә, үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән барлык...

Рәҗәб аеның 26нчы көненнән 27 сенә каршы кичендә хак динне тотучы мөселманнар зур вакыйганы каршылыйлар, ул - Мигъраҗ кичәсе. Мигъраҗ ул - күккә ашу дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) тормышында иң зур могҗиза булып исәпләнә. Бу көнне сөекле рәсүлебез күкнең җиденче катына күтәрелә, үзенә кадәр җир йөзенә килеп киткән барлык Пәйгамбәрләр белән очраша, җәннәт вә җәһәннәмне күрә. Аллаһы Тәгалә Миграҗда Мөхәммәт галәйһиссәлам өммәтенә бишвакыт намазны фарыз кыла. Әлеге Миграҗ вакыйгасына итагать итү йөзеннән бу кичәдә мөселманнарга гыйбадәтне арттырырга, гомумән, саваплы эшләргә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев