Янгын чыгу куркынычы аеруча зур булганга, урманнарга керү катгый тыела
Россия урманнарындагы һәр ун янгынның тугызы кеше гаебе белән килеп чыга. Шуңа күрә янгын чыгу куркынычы аеруча зур булган чорда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 1068-р номерлы карары (20.06.2013) нигезендә, халыкка урманнарга керү катгый тыела. Тәртип бозучыларны тоткарлау урманчыларга йөкләнгән, алар кагыйдә үтәмәүчеләргә беркетмә төзергә дә хокуклы. Әгәр дә урман сакчылары...