Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәмәрдәннең күп катлы йортларына рейд: кайда кычыткан, кайда гөлчәчәк үсә [+фоторепортаж]

Эльбрус Камилов үстергән чәчәкләргә сокланып кайттык без. Шәмәрдәннең Яшьләр урамында яши ул. Гомере буе руль артында йөреп лаеклы ялга чыккан ир-ат үзе яши торган күп катлы йорт каршында иске тәгәрмәчләрне бизәкләп кисеп чәчәкләр утырткан.

Үсентеләрне туфракка төрткән дә эш беткән түгел, йорт тирәсен дә карап, барлап, чәчәкләренә сулар сибеп, буяп-төзәтеп тора. Шул йортның торак милекчеләре иптәшлеге рәисе. Әмма күңелгә ятышлы бу эшләрне йорттагы тәртипкә җаваплы кеше булганы өчен түгел, чәчәкләргә карагач күзгә дә, күңелгә дә рәхәтлек китергәнгә башкара.

- Йорт яныннан китүчеләр дә сок­ланып үтә. Коймаларга буяулар да алып кайттым, аларны да буяп аласы бар. Үләннәрне чабарга чапкыч алырга да уй бар әле, - ди ул.

Әмма әлегә чапкыч юклыгын сылтау итеп утырмый, йорт тирәсе ялт иткән. Эльбрус абый кебек яшәгән урыным матур булсын диеп тырышучылар күп икән Шәмәрдәндә.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк җирле үзидарәсе инспекторы Ришат Билалов белән берлектә күп катлы йортларга рейдны Азино урамыннан башладык. 17нче йортның подъезд каршысына утыртылган чәчәкләр, гөлҗимеш куаклары, биредәге чисталык әллә кайдан күренеп тора. Газовик урамындагы 4нче йортта яшәүчеләр чәчәкләр үстерүне күптәннән башлаган.

- Ишек алдыбыз коймалап алынганчы ук шау итеп чәчәкләр үстердек. Ул чакта кәҗәләр кермәсенгә тимерчыбыклар белән уратып ала идек. Безнең тырышлыкны күреп, өченче ел койма белән әйләндереп алдылар. Хәзер тагын да яратып үстерәбез, - ди Сәвия Хәбибуллина.

- Яшелчә бакчасына чыгасы да килми, гел шушында, - дип сүзгә кушыла урта подъездагы күршесе Рәсимә Идрисова. Аның бакчасындагы сортлы яраннарның төсе күзләрне камаштырырлык.

Төзүчеләр урамындагы Зөһрә Галимова бакчасындагы чәчәкләр дә шундый ук.

Ташлы ишек алдына урманнан капчыклап балчык ташып үстергән ул аларны. Бу йортта яшәүчеләрнең подъезд эче дә гөлләргә күмелгән.

"Тәмәке тарту тыела" дип эленгән язу белән дә исәпләшәләр.

Фатих Кәрим урамындагы 29 йортның 3 подъезд төбендәге чәчәклекне күреп тә таң калдык. Бушаган шешә савытларыннан кыңгырау чәчәкләре дә ясап була икән тырышсаң.

Чис­талык, тәртип, ма­турлыкны чит­тән килеп булдыр­мыйлар шул. Бердәм булганда, яшәү матурлыгын тоя белгәндә гомуми йортта яшәгәндә дә үз ишек алдыңны тәртипләү мөмкин икән. Ләкин моңа битараф караучылар да юк түгел. Горький урамындагы 10а йорт алдындагы үлән, әрекмәннәр койманы узып бара.

Подъезд эчендә дә төзәтеп бетерәсе урыннар бар икән. Ләкин монысына анда яшәүче өлкән яшьтәге апаларның гына көче җитәрлек түгел. Ул йортның торак милекчеләре иптәшлеге рәисе эштә булу сәбәпле күрә алмадык. Биредә яшәүчеләр әйтүеннән, аның йортка битараф икәнлеге аңлашылды.

Гомуми йортта яшәүчеләрне йорт араларындагы юлларның начарлыгы борчый. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев бу мәсьәләнең быел хәл ителәчәген әйтеп куандырды:

- Юлларга асфальт салу өчен акча бүленде. Август аенда төзекләндерү эшләре башларга планлаштырабыз, - диде ул.

Шәмәрдәннән соң, Саба үзәгендәге гомуми йортларның ишек алларына да сугыласы иттек. Биредәгеләр матурлык, тәртип ягыннан Шәмәрдән­некеләрдән күпкә калыша. Кайбер машина хуҗалары яшел газоннарга машина куярга да кыенсынмый. Сабаның элеккеге автовокзал ягындагы йортлар ишек алдына машина кую урыны эшләнгән эшләнүен. Шундый ук махсус урын Шәмәрдәндә дә бар. Ләкин техника әлегә тиешле урыннарга куелмый.

Матурлык белән беррәттән Саба­ның үзендә дә, Шәмәрдәндә дә бакча башларында, койма буйларына үлән үскән, чабып аласы урыннар күзәтелде. Койманың икенче ягындагы әрекмән, үләннәрне чабуның әлләни катлаулылыгы булмаса да, бәхәсле мәсьәлә, әлбәттә. Кайчакта син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала кебек килеп чыга. Шулай да авыл җир­ле­ге бе­лән бер­лектә алтын ур­талык­ны та­бып әремнәр үзебезне узып киткәнче чабып алу кирәктер.

Җыештырган җирдә түгел, чисталыкны саклый белгән җирдә тәртип, диләр. Шәмәрдән һәм Сабадагы күп фатирлы йортлар янында йөргәндә без моңа тагын бер кат инандык. Әмма гүзәллек барыбер күбрәк, күз дә матурга төшә шул.

Замирә Сәмигуллина.

Алсу Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев