Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча конкурслы сайлап алу үткәрелә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча конкурслы сайлап алу үткәрә. Конкурслы сайлап алуда катнашуга гаризаларны Министрлык 21 июньнән 30 октябрьгә кадәр эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Московская урамы, 55 нче йорт, 125нче кабинет. Әлеге конкурс кысаларында җиһазлар - турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп...

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерү буенча конкурслы сайлап алу үткәрә. Конкурслы сайлап алуда катнашуга гаризаларны Министрлык 21 июньнән 30 октябрьгә кадәр эш көннәрендә 9.00-15.00 сәгатьләрдә кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Московская урамы, 55 нче йорт, 125нче кабинет.

Әлеге конкурс кысаларында җиһазлар - турыдан-туры җитештерү процессына җәлеп ителә торган җайланмалар, механизмнар, аппаратлар, установкалар, агрегатлар, станоклар, җиһазлар, машиналар, автотранспорт чаралары (җиңел автомобильләрдән тыш) алырга була. Инновацион продукцияләр җитештерүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү; эшмәкәрлек субъектларын электр челтәре субъектларына технологик тоташтыруга, энергияне саклау чараларына, шулай ук энергетик тикшеренүләр үткәрүгә чыгымнарын субсидияләү, эшмәкәрлек субъектларының җиһазлар алу белән бәйле чыгымнарының бер өлешен субсидияләүне үз өстенә ала. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча конкурслы сайлап алуга документлар әзерләүгә кагылышлы утырыш 29 июньдә, сәгать 9да район хакимиятенең утырышлар залында узачак.

Тулырак мәгълүматны htt://mert.tatarstan.ru сайтына урнаштырылган конкурслы сайлап алу турындагы нигезләмәдән һәм 8(843) 542-90-90 яки 2-40-99 телефонына шалтыратып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев