Саба таңнары

17 июль 2013 яңалыклары

  • 17 июль 2013 - 10:39
    Бүген Казанда Универсиада ябылу тантанасы узачак
    Бүген Казанда Универсиада ябылу тантанасы узачак. Шоу универсиада ачылышыннан да масштаблырак булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар. Режиссерлар аны "Хыяллар тормышка ашачак кич" дип атый. Тамашачылар Гарик Сукачев, Сергей Лазарев, Нюша, Тимур Родригез, Элмира Калимуллина, Динә Гарипова, Елка, Би-2, Каста, Земфира һәм башка популяр җырчыларның чыгышларын күрә алачак.
    553
    0
    0
  • 17 июль 2013 - 07:18
    Республиканың кадастр палатасы директоры урынбасары сабалылар сорауларына җавап бирә
    23 июльдә республиканың кадастр палатасы директоры урынбасары Айрат Илдар улы Хәбибрахманов район бүлегендә гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен 2-38-55 телефонына шалтыратырга кирәк. Кабул итү 10.00 сәгатьтә башлана. Адресы: Байлар Сабасы, Завод урамы, 19, 203нче бүлмә.
    608
    0
    0
  • 17 июль 2013 - 07:15
    Фаҗига: Байлар Сабасында берьюлы ике кеше суга батып үлде
    Өченчекөн Байлар Сабасында яшәгән ир-егет апасы­ның 18 яшьлек улы белән хастаханә артындагы буага коенырга баргач, икесе дә суга батып үлгәннәр. Аларны судан коткаручылар табып ала. Ни аяныч, мондый фаҗигаләр ел саен кабатлана, бәхетсезлек очракларыннан үзебезгә тиешле сабак алсак иде.
    567
    0
    0
  • 17 июль 2013 - 06:37
    Икшермә урта мәктәбе базасында кадет мәктәбе ачыла
    2013-2014 уку елыннан К.С.Байкиев исемендәге Икшермә урта мәктәбе базасында хәрби-патриотик тәрбия юнәлешендә эшлиячәк, гомуми белем бирү белән беррәттән офицерлар һәм башка төрле һөнәр ияләре әзерләүче кадет-интернат мәктәбе ачыла. Өч-дүрт укучыга исәпләнгән торак бүлмәләре, биш тапкыр ашату, хәрби кием, укучының теләгенә карап, өстәмә һөнәр үзләштерү - мәктәп хисабыннан. Укучыларны техника белән...
    671
    0
    0
  • 17 июль 2013 - 06:32
    Районыбыз хуҗалыклары борчак урырга да кереште
    Быел табигатьтә эссе һава саклану игеннәрне тиз өлгерергә мәҗбүр итте. Бу көннәрдә хуҗалыклар борчак урырга да кереште. Кырларга иң беренчеләрдән булып "Туган як", "Тимершык", "Сатыш", "Алтын Саба-М" хуҗалыкларының кыр эшчәннәре чыкты. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!
    714
    0
    0
  • 17 июль 2013 - 06:26
    Елыш авылында яшәүче Ниса Заһидуллинага 95 яшь тулды
    Елыш авылында яшәүче Ниса Заһидуллинага 95 яшь тулды. Шушы олы юбилее уңаеннан аны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәева тәбрикләделәр, Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Хезмәт юлын уку өе мөдире вазифасында башлаган, аннары салым агенты, кассир, ревизор, кибет мөдире булып эшләгән, 1950-2000...
    641
    0
    0
Реклама