Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елыш авылында яшәүче Ниса Заһидуллинага 95 яшь тулды

Елыш авылында яшәүче Ниса Заһидуллинага 95 яшь тулды. Шушы олы юбилее уңаеннан аны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәева тәбрикләделәр, Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Хезмәт юлын уку өе мөдире вазифасында башлаган, аннары салым агенты, кассир, ревизор, кибет мөдире булып эшләгән, 1950-2000...

Елыш авылында яшәүче Ниса Заһидуллинага 95 яшь тулды. Шушы олы юбилее уңаеннан аны социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Кадрия Дәүләтгәрәева тәбрикләделәр, Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын тапшырдылар. Хезмәт юлын уку өе мөдире вазифасында башлаган, аннары салым агенты, кассир, ревизор, кибет мөдире булып эшләгән, 1950-2000 елларда Казахстанда яшәгән ветеран бүген дә эшсез тора алмый. Әйбәт зиһенле, күзләре яхшы күргән әкъәби авылдашларына йон җегерли, йорт эшләрен башкара. Туксан биш яше белән хөрмәтләгәннәре өчен Ниса Заһидуллина ил, район җитәкчеләренә өлкәннәргә хас ихласлылык белән олы рәхмәт укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев