23 июль 2013 яңалыклары
-
23 июль 2013 - 12:03“Кояшкай” лагеренда “Техник иҗат” атнасы тәмамланды [+фото]Менә "Кояшкай" лагеренда "Техник иҗат" атнасы тәмам. Балалар шул кыска гына вакыт эчендә роботларны программалаштырырга өйрәнделәр, кино төркеменә йөрүче балалар лагеребызга багышланган ролик төшерделәр, кулинария шөгылендә үзенчәлекле ризыклар пешерү серләренә төшенделәр. Техник иҗат атналыгын тәмамлау линейкасы балалар өчен бер истәлекле мизгел булып калды. Бу шөгыльләрне оештыручы җитәкчеләр балаларга үзләренең истәлекле...
-
23 июль 2013 - 10:19Саба бакчачылары җиләк-җимештән мул уңыш җыяТатарстанда җиләк-җимешләрнең мул уңышы җыеп алынган. Бу көннәрдә һәвәскәр бакчачылар һәр куактан 6-7 кг чия җыеп ала. Сәнәгать масштабларында һәр гектардан 4 т чия җыеп алыначак, бу югары күрсәткеч булып исәпләнелә. Быел алма, караҗимеш һәм кура җиләге шулай ук уңды. Ләкин бакчаларның продуктлылыгы җиләк-җимеш агачларының һәм куаклыкларның төреннән һәм яшеннән,...
-
23 июль 2013 - 09:39Борчак - аз, арышка өмет бар [+фото]Иген өлгерешенә карап, хуҗалыклар акрынлап уракка кереп бара. "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында урып-җыюга узган ел 29-30 июльдә чыккан булсалар, быел 15 көн чамасы иртәрәк керештеләр. Иң беренче итеп, арышны теземнәргә салып караганнар. Әлеге культура быел 450 гектарда игелгән. - Арышта дымлылык югары, бераз туктап торырга булдык. Уңышы әлләни начар күренми,...
-
23 июль 2013 - 09:32Керәнне авылында гомер итүче Корбанбикә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үттеКерәнне авылында гомер итүче Корбанбикә Вәлиева 23 июльдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Марсель Хуҗин юбилярны тәбрикләп, ихлас котлауларын җиткерде. Президентның котлау хатын, истәлек бүләген тапшырды. Хуҗалыкта төрле хезмәтләр башкарган, чордашлары кебек авырлыклар күргән әби бүген рәхәттә яши. "Ветераннары тораклы итү" программасы буенча төзелгән зур, якты...
-
23 июль 2013 - 05:07Татарстанда 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү бара: исемлектә Сатыш урта мәктәбе дә барТатарстанда чираттагы киң колачлы социаль проект дәвам итә: 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән мәктәп биналарын төзекләндерү бара. Быел исемлеккә 1976 елда төзелгән Сатыш урта мәктәбе дә кергән.