Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керәнне авылында гомер итүче Корбанбикә Вәлиева 90 яшьлеген билгеләп үтте

Керәнне авылында гомер итүче Корбанбикә Вәлиева 23 июльдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Марсель Хуҗин юбилярны тәбрикләп, ихлас котлауларын җиткерде. Президентның котлау хатын, истәлек бүләген тапшырды. Хуҗалыкта төрле хезмәтләр башкарган, чордашлары кебек авырлыклар күргән әби бүген рәхәттә яши. "Ветераннары тораклы итү" программасы буенча төзелгән зур, якты...

Керәнне авылында гомер итүче Корбанбикә Вәлиева 23 июльдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Марсель Хуҗин юбилярны тәбрикләп, ихлас котлауларын җиткерде. Президентның котлау хатын, истәлек бүләген тапшырды.

Хуҗалыкта төрле хезмәтләр башкарган, чордашлары кебек авырлыклар күргән әби бүген рәхәттә яши. "Ветераннары тораклы итү" программасы буенча төзелгән зур, якты йортында гомер кичерә ул . Алты бала үстергән, тик икесен мәңгелеккә озату ачысын да кичергән. Аларның балаларын да тәрбияләп олы тормышка аякка бастырган. Тугыз оныгы, 14 оныкчыгы белән гөрләтеп яшәп ята әбекәй.

Авылның да иң өлкән кешесе ул.

Ләкин, аның зиһененә карасаң, җитезлеген күрсәң бер дә 90 яшь дип әйтергә тел әйләнми. Янәшәсендә аны тәбрикләргә килгән оныкчыгының баласы -дүртенче буынны тоташтыручы сабый да бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев