Саба таңнары

Борчак - аз, арышка өмет бар [+фото]

Иген өлгерешенә карап, хуҗалыклар акрынлап уракка кереп бара. "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында урып-җыюга узган ел 29-30 июльдә чыккан булсалар, быел 15 көн чамасы иртәрәк керештеләр. Иң беренче итеп, арышны теземнәргә салып караганнар. Әлеге культура быел 450 гектарда игелгән. - Арышта дымлылык югары, бераз туктап торырга булдык. Уңышы әлләни начар күренми,...

Иген өлгерешенә карап, хуҗалыклар акрынлап уракка кереп бара. "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" филиалында урып-җыюга узган ел 29-30 июльдә чыккан булсалар, быел 15 көн чамасы иртәрәк керештеләр. Иң беренче итеп, арышны теземнәргә салып караганнар. Әлеге культура быел 450 гектарда игелгән.

- Арышта дымлылык югары, бераз туктап торырга булдык. Уңышы әлләни начар күренми, гектарына 20-23 центнер чыгарына өмет бар. Кайсы культура алдан өлгерә, шунысын җыйнап алырга туры килә, - ди хуҗалык агрономы Рамил Шәймәрдәнов.

120 гектар мәйдандагы бор­­­чак­­­ны да теземнәргә салганнар. Быел "Варис", "Таң", "Ватан" сортлары игелгән. Уңыш чыгышы гектарына - 12 центнер.

Без килгәндә Әсгать Шакиров "GLAAC TUCANO" комбайнында көзге бодай суктыра иде. Корылык үзенекен иткән: 80 гектарлы бодай басуының уңышы да мулдан күренми. Илгиз Хаҗиев амбарга ташыган икмәкне киптереп, фуражга салалар.

Филиалның башка басуларында да эш кайный. 307 гектарлы катнашазык, 150 гектарлы суданка кырыннан машиналар яшел масса ташый. Катнашазык һәм суданкадан сенаж салына. Суданка үләне сынатмаган, уңышы - гектарына 120 центнер.

Хуҗалыктагы биш комбайнга 1900 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк. Игенче-механизаторларга басуга ике тапкыр кайнар аш чыгарыла. Техник хезмәт күрсәтү, ягулык белән тәэмин итүләрдә дә өзеклек юк. Комбайнчыларның башкарган эшләренең сыйфатына көн саен техник паспортларына агроном белән бригадир тарафыннан язып барыла. Комбайннар янгынга каршы кирәк-яраклар, аптечка һәм эш киемнәре белән тәэмин ителгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алын­­ган мәгълүматлар буенча, "Туган як", "Алтын-Саба-М", "Юлбат", "Курсабаш" җәмгыятьләрендә, «Тимершык» бүлекчәсендә дә борчак уралар.

Урак эшләре белән беррәттән хуҗалыкларда киләсе ел уңышы турында да кайгыртыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: