24 июль 2013 яңалыклары
-
24 июль 2013 - 12:25Бүгенгә районда һәр гектардан фараз буенча уртача 11 центнер уңыш көтеләИгенче өчен нинди ел булса да бөртекнең кадерсез булганы юк югын. Шулай да соңгы еллардагы корылык бер бөртек ашлыкның да югалтусыз җыеп алырга кирәклеген төшендерде. - Июль азакларында яңгырлар көтелә. Коры ел дисәк тә, төрле басулар бар, уңыш төрлесендә төрлечә. Технологияне саклап, югалтуларсыз җыеп алуга ирешергә кирәк, - дип билгеләп...
-
24 июль 2013 - 12:08Авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга Бөтенроссия бердәм “Ышаныч телефоны” ярдәм итә2010 елдан балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Бөтенроссия бердәм "Ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) эшли. Бу - авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга ярдәм итү фонды оештырган яңа проект. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Әйтик, Казанның "Балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" (тел: 8843-571-35-71,...
-
24 июль 2013 - 11:42Сабада "Автоледи - 2013" бәйгесе узачакАгымдагы елның 3 августында Сабаның "Аргамак" картодромында "Автоледи-2013" бәйгесе узачак. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүче һәм машина йөртүгә «в» категорияле таныклыгы яки ышаныч кәгазьләре булган хатын-кызлар 29 июлгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсенә гариза тапшырырга тиешләр. Ярыш ике этаптан тора: теория һәм практика өлешләре. Беренче этапта автоледиларның юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре...
-
24 июль 2013 - 05:18Айдар Гыйлметдиновка ярдәм кирәк!Будущее Айдару представлялось светлым и безоблачным. Окончил институт, родился сын. Казалось, впереди долгая и счастливая жизнь, пока врачи не поставили страшный диагноз: саркома костей.
-
24 июль 2013 - 05:13Явлаштауда яшәүче “Ак әби-бал әби” хуҗалыгында бал бәйрәме уздыЯвлаштау авылында яшәүче Фәүзия апа Сабирова хуҗалыгында бал бәйрәме булды. Анда авыл балалары, күрше-тирәләр катнашты. Фәүзия апа 1921нче елгы, җирлекнең иң өлкән һәм хөрмәтле кешесе. Авылдашлары яратып аны "Ак әби-бал әби" дип йөртәләр. Өлкән яшьтә булуга карамастан, Фәүзия апа актив тормыш рәвеше алып бара, умарта үрчетү белән шөгыльләнә. Умартчылык серләренә...
-
24 июль 2013 - 05:05Корсабашта фантазиягә бай, матурлыкка сокланучы уңган кешеләр яшиФантазиягә бай, матурлыкка сокланучы уңган кешеләр яши Корсабаш авылында. Юк-бардан да күз явын алырдай әйберләр ясап куеп, үз хуҗалыкларын матурлыйлар. Корсабаш авылы Ленин урамы, 22 йортта яшәүче Мостафина Җәүһәрияләр хуҗалыгына һәркем сокланып үтә.
-
24 июль 2013 - 04:54Язлы Арташ авылында мәчет төзелеп киләАвылга ямь өстәп, Язлы Арташ авылында "Шәхси эшмәкәр Фәттахов" көче белән мәчет төзелеп килә. Илнур Илдус улы - шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Хәзер мәчеттә эчке бизәү эшләре бара. Бу эшләр тәмамлангач, тантаналы ачылу булачак. Барыгызны да бүгеннән үк мәчет ачылу бәйрәменә чакырабыз.