Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга Бөтенроссия бердәм “Ышаныч телефоны” ярдәм итә

2010 елдан балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Бөтенроссия бердәм "Ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) эшли. Бу - авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга ярдәм итү фонды оештырган яңа проект. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Әйтик, Казанның "Балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" (тел: 8843-571-35-71,...

2010 елдан балалар, үсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен Бөтенроссия бердәм "Ышаныч телефоны" (8-800-2000-122) эшли. Бу - авыр тормыш вәзгыятендә калган балаларга ярдәм итү фонды оештырган яңа проект. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча элемтәгә керергә мөмкин. Әйтик, Казанның "Балаларга һәм яшьләргә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" (тел: 8843-571-35-71, тәүлек буе эшли торганы -8843-277-000), Чаллыдагы ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү үзәге" (тел: 88552-52-96-96 (ярдәм рус телендә күрсәтелә), 8552 52-55-52 (ярдәм татар телендә күрсәтелә). Әлеге телефоннарга шалтыратып, гаиләдә яки гаиләдән читтә төрле җәберләүләргә дучар ителү очраклары буенча ышаныч белдерергә мөмкин. Әлеге ышаныч телефоннарына шалтырату бушлай һәм конфиденциаль, ягъни әңгәмәләшүе эчтәлеге ике арада гына кала. Гаиләдә яки үсмерләр арасында, төрле коллективларда килеп туган аңлашылмаучанлык, үсмерләрнең стресс хәлендә булуы һәм хәтта үз-үзенә кул салыр дәрәҗәдә нәрсәгәдер протест белдерүе очракларында әнә шул саннарны җыеп, тәүлек әйләнәсенә күңелне бушатырга, төрле тискәре йогынтыдан арынырга һәм, иң мөһиме, әле чәчәккә генә бөреләнгән яшь гомерләрне сак­лап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев