Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабада "Автоледи - 2013" бәйгесе узачак

Агымдагы елның 3 августында Сабаның "Аргамак" картодромында "Автоледи-2013" бәйгесе узачак. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүче һәм машина йөртүгә «в» категорияле таныклыгы яки ышаныч кәгазьләре булган хатын-кызлар 29 июлгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсенә гариза тапшырырга тиешләр. Ярыш ике этаптан тора: теория һәм практика өлешләре. Беренче этапта автоледиларның юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре...

Агымдагы елның 3 августында Сабаның "Аргамак" картодромында "Автоледи-2013" бәйгесе узачак. Әлеге бәйгедә катнашырга теләүче һәм машина йөртүгә «в» категорияле таныклыгы яки ышаныч кәгазьләре булган хатын-кызлар 29 июлгә кадәр ЮХИДИ район бүлекчәсенә гариза тапшырырга тиешләр. Ярыш ике этаптан тора: теория һәм практика өлешләре. Беренче этапта автоледиларның юлда йөрү кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелә. Сынау билетлары 20 сораудан тора һәм җаваплар өчен 10 минут вакыт бирелә. Икенче этап "классика" дип атала. Ярышта Россиядә яки чит илләрдә җитештерелгән автомобильләр катнаша. Хатын-кызларыбызны 3 август көнне районда инде 12нче тапкырын узучы ярышка чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев