Саба таңнары

29 июль 2013 яңалыклары

  • 29 июль 2013 - 11:27
    Шекше авыл җирлегенең янгын сүндерү техникасы яңартылды
    Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең Саба районы идарәсе ярдәме белән Шекше авыл җирлегенең янгын сүндерү техникасы яңартылды. Элеккеге ЗИЛ-130 янгын сүндерү машинасы бик начар хәлдә иде.
    552
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 11:10
    Һава торышы: Сабада атна буе яңгыр явачак
    Бүген, 29 июль көнне, алмашынучан болытлы һава, көннең икенче яртысында яңгыр явуы көтелә. Температура көндез +21, төнлә +17 градус җылы. Мондый һава торышы атна буе сакланачак.
    584
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 10:39
    Татарстанда яшәү минимумы - 6020 сум
    ТР Министрлар Кабинетының 2013 елның 25 июлендәге карары нигезендә, 2013 елның II кварталына яшәү минимумы расланган. Бер кешегә яшәү минимумы 6020 сум тәшкил итә. Ул эшкә яраклы халык өчен - 6565 сум, пенсионерлар өчен - 4462, балалар өчен - 5850 сум. Шулай ук кулланучыларның минималь бюджеты күләме расланган. Ул Татарстанда...
    588
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 10:16
    Районыбыз диңгезчеләре очрашты [+фото]
    Июль аеның соңгы якшәмбесе Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районыбыз диңгезчеләренең дә традицион очрашулары булды. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге бинасына 20гә якын флот ветераны килгән иде. Урта Саба авылында туган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче республика Хәрби-Диңгез флоты ветераннары советы рәисе урынбасары Риталий Мәрдановның, Иске Икшермәдән Илдус...
    787
    0
    0
  • 29 июль 2013 - 07:43
    Теләче-Арча юлында коточкыч авария: 3 кеше вафат [фото]
    28 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булган: җиңел машина белән трактор бәрелешкән.
    1822
    0
    0
Реклама