Реклама
28 июльдә Теләче-Арча трассасының 8 километрында юл-транспорт һәлакәте булган: җиңел машина белән трактор бәрелешкән.
Нәтиҗәдә җиңел машинадагы 3 кеше үлгән, 2се исән калган. Югары Кибәхуҗа авылы егетләре Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров (икесенә дә 16 яшь) авария урынында вафат була, ә машина йөртүче Равил Галәвиев операция өстәлендә җан бирә. Фаҗига урынында 20 кеше, 7 техника, Россиянең гадәттән тыш Министрлыгыннан 8 кеше, 2 техника эшли.
Фотода Фидәрис Миннекәев һәм Алмаз Сабиров.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз