Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбыз диңгезчеләре очрашты [+фото]

Июль аеның соңгы якшәмбесе Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районыбыз диңгезчеләренең дә традицион очрашулары булды. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге бинасына 20гә якын флот ветераны килгән иде. Урта Саба авылында туган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче республика Хәрби-Диңгез флоты ветераннары советы рәисе урынбасары Риталий Мәрдановның, Иске Икшермәдән Илдус...

Июль аеның соңгы якшәмбесе Хәрби-диңгез флоты көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районыбыз диңгезчеләренең дә традицион очрашулары булды. Республика хәрби комиссариатының район бүлеге бинасына 20гә якын флот ветераны килгән иде. Урта Саба авылында туган, хәзерге вакытта Казанда яшәүче республика Хәрби-Диңгез флоты ветераннары советы рәисе урынбасары Риталий Мәрдановның, Иске Икшермәдән Илдус Галиев, Сабадан Илнар Бадыйков, Рәис Әхмәтшинның башкалабыздан кайтканын көттеләр. Алар Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан бүлеге теләктәшлегендә үткән чарада катнашканнар, "Морская дружба" медале белән бүләкләнгәннәр.

Очрашуга килүчеләрне бәйрәмнәре белән тәбрикләгән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев районда Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән 161 ир-егет булуын билгеләп үтте. Шуларның 131е хәрби бурычын корабльләрдә, катерларда, авиайөрткечтә, диңгез пехотасында, 25е су асты көймәләрендә үтәгән. Очрашуда катнашучылар арасында иң өлкәне Рәис Әхмәтшин булып чыкты. Ул 1968-1972 елларда Төньяк Флотта хезмәт иткән. "Севастополь" зур асты асты көймәсенә каршы корабльдә Куба, Алжир портларында булган. Сабадан Алмаз Шакиров 1999-2001 елларда ракеталы катерда Тын океан киңлекләрен айкаган. Зиннур Шәмсевәлиев та шул океанда су асты көймәләренә каршы зур корабльдә үз портына кайтмыйча 9 ай йөзгән. Сабадан 1982-1985 елларда Илгизәр Яруллин Кара диңгездә сак кораблендә хезмәт иткән, экваторны кисеп чыккан. Яңа мичәннән Рамил Мостафин 1974-1976 елларда Төньяк флотта су асты көймәсендә моторист булган.

-Шулай бервакыт Кипрда ял иткән ир-ат белән сөйләшеп тордым,- ди Илгизәр.- Мин дә булдым анда дип җавап бирдем. Кызыксынуы йөзенә чыкты. Кайчан, ди. Моннан 20 ел элек флотта чакта, дигәч, кулын селтәп китеп барды.

Диңгезчеләр - дөнья гизүчеләр, дип юкка гына әйтмиләр шул. Әмма мондый "сәяхәтләрдә" романтика бөтенләй арткы планга кала. Корабльләргә йөкләгән сугышчан бурычны үтәргә кирәк. Диңгезчеләр хәрби хезмәтләренең үтә киеренке көннәрен ул көнне дә искә алдылар. Очрашуның тантаналы өлеше республика хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Фәнис Закировның флотта хәрби бурычларын яхшы үтәгәннәре, яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен Фидаил Вакказов белән Алмаз Шакировка Грамота тапшыруы белән төгәлләнде.

Диңгезчеләр изге яуда һәлак булган райондашларыбыз һәм Әфганстанда интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз истәлекләрен мәңгеләштергән обеликскларга тере чәчәкләр салдылар, бер минут тын калып хөрмәтләделәр. Соңыннан Лесхозга барып, Тын океан флотында хезмәт иткән легендар урманчы Нургали Миңнехановның каберенә чәчәкләр куйдылар.

Фәнис Хәмитов язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев