12 сентябрь 2013 яңалыклары
-
12 сентябрь 2013 - 11:46Иштуган авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен барладыларИштуган авыл җирлегендә "Хәтер" китабына кертү өчен Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүчеләрнең исемлеген төзү буенча тәмамлану алдында тора. Бу эшкә җаваплы итеп башкарма комитет секретаре Г.С.Галиева, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе мөдирләре Г.Х.Гайнетдинова һәм Р.Р.Зәйнуллина, Иштуган мәдәният орты сәнгать җитәкчесе С.С.Ивановалар билгеләнгән иде. 2004 елда Иштуган авыл җирлегенең архив...
-
12 сентябрь 2013 - 10:54Мичән авыл җирлегендә “Бергә эшлибез” акциясе кысаларында өмә узды [фото]Мичән авыл җирлегендә "Бергә эшлибез" акциясе кысаларында өмә оештырылды.
-
12 сентябрь 2013 - 09:41Олы Шыңар мәктәбе каршындагы яшелчә бакчасында кәбестә уңышы 1 тоннадан артык җыйнап алыныр дип көтеләОлы Шыңар урта мәктәбе каршындагы яшелчә бакчасында быел уңыш бик мулдан булды. Кыяр, помидор, суган, чөгендер, кишер укучыларга өстәмә туклану итеп кулланылачак. Ә кәбестә уңышы 1 тоннадан артык җыйнап алыныр диеп көтелә, шунлыктан аны сату да планлаштырыла.
-
12 сентябрь 2013 - 09:22Алан Елгада гөрләп урам бәйрәме уздыШешке авыл җирлегенең Алан-Елга авылы Совет урамында яшәүчеләр "Урам бәйрәме" уздырдылар. Бәйрәмнең инициаторы һәм оештыручысы Рөстәм Таҗиев булды. Бәйрәм барышында урамдашлар спорт уеннарында көч сынаштылар, төрле күңелле конкурсларда катнаштылар. Авыл җирлегенең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары аларга концерт программасы әзерләделәр. Бар җыелган халыкны балык шулпасы һәм чәй белән сыйладылар.
-
12 сентябрь 2013 - 05:59"Советлар Союзы герое исемен бирүләрен әти үлгәнче көтеп яшәде..."Безнең Сабада Советлар Союзы герое дүртәү иде. Алар янәшәсенә Гарәпша Шаһимәрданов фамилиясе дә өстәлүе ихтимал.
-
12 сентябрь 2013 - 05:22Сабада посадкаларны нәрсәгә кисәләр?Бу посадкаларны нәрсәгә кисәләр икән? Килдебәк-Лесхоз юлында ишеткәннәрдән. 2010 елгы корылык урманнарга, кыр ышыклау полосаларына да зур зыян салды. Агачлар корый, кайры ашаучы корткычлар тарала башлады.