Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабада посадкаларны нәрсәгә кисәләр?

Бу посадкаларны нәрсәгә кисәләр икән? Килдебәк-Лесхоз юлында ишеткәннәрдән. 2010 елгы корылык урманнарга, кыр ышыклау полосаларына да зур зыян салды. Агачлар корый, кайры ашаучы корткычлар тарала башлады.

Әлбәттә, яшеллек эчендә яфраксыз каеннар табигатьнең ямен генә ала. Баштарак үз биләмәләрендәге полосаларда корыган агачларны кисүне оештыру авыл җирлекләре Советларына йөкләнгән иде. Әмма бу эшкә махсус әзерлекле кешеләр, техника кирәк булып чыкты. Корыган агачларны кисүгә, гомумән, полосаларны яңартуга Сабада 2012 елда оештырылган җаваплылыгы чикләнгән "ЛесЭкоСервис" җәмгыяте алынды. Корыган агачлар киселеп кенә калмыйча, яңа кыр ышыклау полосалары да утыртылачак. Посадкаларны ни өчен кисәләр икән дип кызыксынучыларга җавап менә шушы. Эш Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының кече программасы нигезендә алып барыла.

-Бригадада 11 кеше эшли. Көнгә 250 кубометр агач киселергә тиеш,- ди җәмгыять җитәкчесе Илнар Сафин.- Киселгән полоса урынына яңасын утыртачакбыз. Быелга план дүрт гектар. Полосаның уртасында миләш кебек биек үсми торган агачлар, ике яклап карагай утыртылачак.

"ЛесЭкоСервис" җәмгыяте энергетик­лар белән үзара элемтәдә торып эшли. Кискәндә электр линияләренә төшү ихтималы булган агачларны калдырып баралар. Андыйларын токны аерып, электр чыбыкларын җиргә төшереп торып кисәргә туры киләчәк. Киселгән агачлар технологик йомычка хәленә китереп Яшел Үзән мебель фабрикасына озатыла. Бу эштә агач кисүчеләргә лизинг-грант программасы нигезендә алынган "Мульчер" ярдәмгә килә.

-Әмма ул бик кыйммәтле техника. Дәүләт ярдәменнән башка сатып алу "ЛесЭкоСервис"ка зур финанс йөкләмәсе булып төшәр иде,- ди Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов.- Республикада лизинг-программасы эшләве турында ишеткәч, Илнар Сафин заявка бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Заявка Икътисад министрлыгы комиссиясендә якланылды һәм төзелгән килешү нигезендә мульчерны алу өчен бер миллион сум субсидия бирелде. Килешү нигезендә "ЛесЭкоСервис"та өч кешегә өстәмә эш урыны да булдырылды, шулай ук салымнар да үз вакытында кертелергә тиеш.

-Чыннан да, техниканы алуда Илнур Котдусов нык булышты. Министрлыкка үзе барды, тиешле дәлилләр белән заявкамны яклау турында кайгыртты. Инде шушы булышлыкка эш белән җавап бирергә генә кала,- ди Илнар Сафин.

"ЛесЭкоСервис"ны инде республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә беләләр. Ярославльдә дә кыр ышыклау полосаларын чистартып кайтканнар. Җәмгыять хәзер җиде районда эш алып бара. "Егетләребез бүгенге көндә Бөгелмәдә, аннары Әлкигә командировкага китәләр",- ди Илнар Сафин.

1947 елларда юлларны кардан ышыклау өчен утыртыла башлаган агачларны Сталин полосалары дип йөрткәннәр. Хәзер аларны районыбызда әкренләп Илнар Сафин җитәкләгән җәмгыять утырткан полосалар алыштырачак.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев