Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иштуган авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәрен барладылар

Иштуган авыл җирлегендә "Хәтер" китабына кертү өчен Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүчеләрнең исемлеген төзү буенча тәмамлану алдында тора. Бу эшкә җаваплы итеп башкарма комитет секретаре Г.С.Галиева, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе мөдирләре Г.Х.Гайнетдинова һәм Р.Р.Зәйнуллина, Иштуган мәдәният орты сәнгать җитәкчесе С.С.Ивановалар билгеләнгән иде. 2004 елда Иштуган авыл җирлегенең архив...

Иштуган авыл җирлегендә "Хәтер" китабына кертү өчен Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләүчеләрнең исемлеген төзү буенча тәмамлану алдында тора. Бу эшкә җаваплы итеп башкарма комитет секретаре Г.С.Галиева, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе мөдирләре Г.Х.Гайнетдинова һәм Р.Р.Зәйнуллина, Иштуган мәдәният орты сәнгать җитәкчесе С.С.Ивановалар билгеләнгән иде.

2004 елда Иштуган авыл җирлегенең архив документлары, шул исәптән, хуҗалык кенәгәләре дә, янды. Комиссия әгъзалары һәрбер йортка кереп йөрделәр, тыл хезмәтчәннәренең күрше-тирәсе, туганнары, якыннары белән очрашып сөйләштеләр. Кыскасы, һәр тыл хезмәтчәне турында мәгълумат "бөртекләп" җыйналды. Арада мәгълумат бирүдән баш тартучылар да булды. Ә кайберәүләрнең инде туган-тумачалары, якыннары дөньялыкта юк. Бу эштә ярдәм кулы сузган һәр кешегә, бигрәк тә комиссия әгъзаларына зур рәхмәт белдерәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев