Олы Шыңар урта мәктәбе каршындагы яшелчә бакчасында быел уңыш бик мулдан булды. Кыяр, помидор, суган, чөгендер, кишер укучыларга өстәмә туклану итеп кулланылачак. Ә кәбестә уңышы 1 тоннадан артык җыйнап алыныр диеп көтелә, шунлыктан аны сату да планлаштырыла.