Татарстан варислары берлегенең туган көне уңаеннан Район балалар думасы активистлары Саба гимназиясеннән - Алинә Хәбибрахманова, Юлбат урта мәктәбеннән - Резеда Рәхимуллина, балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Вафина Эльвира Рәис кызы "Саба дулкыннары" радиосында әзерләнгән тапшыруда чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире балалар оешмаларының эшчәнлеге, максатлары, алда торган бурычлары белән таныштырса, активистлар...