Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район балалар думасы активистлары район халкын оешмалары белән таныштырды

Татарстан варислары берлегенең туган көне уңаеннан Район балалар думасы активистлары Саба гимназиясеннән - Алинә Хәбибрахманова, Юлбат урта мәктәбеннән - Резеда Рәхимуллина, балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Вафина Эльвира Рәис кызы "Саба дулкыннары" радиосында әзерләнгән тапшыруда чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире балалар оешмаларының эшчәнлеге, максатлары, алда торган бурычлары белән таныштырса, активистлар...

Татарстан варислары берлегенең туган көне уңаеннан Район балалар думасы активистлары Саба гимназиясеннән - Алинә Хәбибрахманова, Юлбат урта мәктәбеннән - Резеда Рәхимуллина, балалар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Вафина Эльвира Рәис кызы "Саба дулкыннары" радиосында әзерләнгән тапшыруда чыгыш ясадылар. Бүлек мөдире балалар оешмаларының эшчәнлеге, максатлары, алда торган бурычлары белән таныштырса, активистлар үзләре белем ала торган уку урыннарындагы оешма эшчәнлеге, район балалар думасының эшчәнлеге, җәйге ялларының файдалы үтүләре белән уртаклаштылар.

Район мәгариф учреждениеләрендә бу датага багышланган чаралар 14-17 сентябрь көннәрендә үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев