22 октябрь 2013 яңалыклары
-
22 октябрь 2013 - 12:30Саба районы укучылары “Татарга тылмачлар кирәк!” конкурсында актив канашучылар исемлегендәКазан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Татарга тылмачлар кирәк!" ("Татарам нужны переводчики!") II Республикакүләм олимпиадасының икенче туры үткәрелде. Беренче (читтән торып башкарыла торган) тур - 25 сентябрьдән - 10нчы октябрьгә кадәр узган иде. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 627 укучы катнашты. Аерым алганда, Саба, Аксубай,...
-
22 октябрь 2013 - 11:55Игътибар: Татарстанда 12 яшьлек малай югалганТүбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә 12 яшьлек малай югалган. Шамил Зыятдинов 17 октябрьдә көндезге 10 белән 12 арасында өеннән чыгып китә һәм кире кайтмый. Шуннан бирле Шамилдән бер хәбәр дә юк. Бүгенге көндә Шамилне туганнары, волонтерлар эзли.
-
22 октябрь 2013 - 10:04Татарстанда 17 яшьлек кыз 9нчы каттан ташланган2013 елның 20 октябрендә Түбән Кама шәһәренең "Сөембикә" урамында 17 яшьлек кыз 9 каттан ташланып һаләк булган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү эшләре алып барыла. Хәл менә болай килеп чыккан булса кирәк. Яшь кыз үзенең дус кызына кунакка килә, алар ял итәләр, спиртлы эчемлекләр кулланалар. Шактый исергән кыз кунып...
-
22 октябрь 2013 - 06:09Сабада кар явуы, температураның -7 градуска кадәр төшүе көтеләТатарстан синоптиклары фаразларына караганда, бүген Сабада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшем юк. Төнлә Сабада -1-3 градус, көндез -1 градуска кадәр салкын. 24 октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава, кар яварга мөмкин. Төнлә температура 7 градуска кадәр суытачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
-
22 октябрь 2013 - 06:05Азнакайда 7 наркопритон барлыгы ачыкланганНаркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Азнакай муниципаль районының социаль яклау идарәсендә "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үтте. Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы...
-
22 октябрь 2013 - 05:50Олы Шыңар авыл җирлегендә 200 кешегә гриппка каршы вакцина ясалдыОлы Шыңар авыл җирлегендә гриппка каршы вакцина ясау тәмамланып килә. Бүгенге көнгә 200 кешегә вакцина ясалды инде. Алар эченнән 165е өлкәннәр, ә 35е балалар.