Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Азнакайда 7 наркопритон барлыгы ачыкланган

Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Азнакай муниципаль районының социаль яклау идарәсендә "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үтте. Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы...

Наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Азнакай муниципаль районының социаль яклау идарәсендә "түгәрәк өстәл" артында сөйләшү үтте. Анда мәгариф, мәдәният идарәләре, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия, сәламәтлек саклау, ветераннар советы вәкилләре һәм башкалар катнашты. Әлеге чарага шулай ук балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылар, аларның ата-аналары, Лениногорск политехник колледжы филиалы студентлары да чакырылган иде.
Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча бүлек начальнигы Руслан Корбыев райондагы вәзгыять белән таныштырды:
- Наркоманиягә каршы эш даими алып барыла. Агымдагы елның 9 аенда 7 наркопритон барлыгы ачыкланды, 3 кешегә - наркотиклар саткан, дүртесенә саклаган өчен җинаять эше кузгатылды. Наркотик кулланучылар арасында балалар булмау - комиссия әгъзаларының җитди һәм нәтиҗәле хезмәте, - дип билгеләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев