Саба районы укучылары “Татарга тылмачлар кирәк!” конкурсында актив канашучылар исемлегендә
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Татарга тылмачлар кирәк!" ("Татарам нужны переводчики!") II Республикакүләм олимпиадасының икенче туры үткәрелде. Беренче (читтән торып башкарыла торган) тур - 25 сентябрьдән - 10нчы октябрьгә кадәр узган иде. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 627 укучы катнашты. Аерым алганда, Саба, Аксубай,...
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Татарга тылмачлар кирәк!" ("Татарам нужны переводчики!") II Республикакүләм олимпиадасының икенче туры үткәрелде. Беренче (читтән торып башкарыла торган) тур - 25 сентябрьдән - 10нчы октябрьгә кадәр узган иде. Анда Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 627 укучы катнашты. Аерым алганда, Саба, Аксубай, Теләче, Балык бистәсе районнары мәктәп-гимназияләреннән эшләр күп килде, - дип билгеләп үтә оештыручылар.
Икенче турга узган укучылар - беренче тур бәйгесенең җиңүчеләре - 40 укучы татар һәм рус телләреннән һәм киресенчә язмача һәм телдән тәрҗемә итү осталыкларын күрсәтеп, үзара көч сынашты. Укучылар шактый әзерлекле килүләрен күрсәттеләр, комиссия әгъзаларын матур-матур җаваплары белән сөендерделәр.
Олимпиада җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы 2014нче елның 21нче февралендә - Халыкара туган телләр көнендә узачак һәм тәрҗемә эшләрен иң яхшы башкаручыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Татар-Информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев