Татарстанда укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган: укытучының гомере өзелгән [+фото]
Бүген иртән Татарстанда укучылар утырган автобус һәлакәткә очраган. Якынча мәгълүматларга караганда, 6 бала хастаханәгә озатылган, укытучының гомере өзелгән.
Бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать 7 тирәсендә Россия ЭЭМ ның Әлмәт районы буенча Идарәсенең кизү частена Казан-Оренбург автоюлының 231 нче километрында балалар утырган автобус...