Түбән Камада чаңгы спорты буенча инвалидлар арасында үткәрелгән республика чемпионатында районыбыз вәкилләре күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр. Шәмәрдәннән Раил Галиәкбәров - 1нче, Иске Мичәннән Радик Шиһапов, Сабадан Фәния Шәмсетдинова - 2нче, Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов 3нче призлы урыннарны алдылар. Командалар арасында район чаңгычылары, актанышлылардан гына калышып, 2нче урынга чыктылар.
Рәшит Кәримов.