Саба таңнары

25 декабрь 2013 яңалыклары

  • 25 декабрь 2013 - 12:13
    Пиротехник әйберләр куллану урыны итеп Сабадагы “Аргамак” картодромы биләмәсе билгеләнгән
    Янгын сүндерүчеләр Кыш бабайны да тынычлыкта калдырырга җыенмый. Бәйрәм чаралары узачак, чыршылар куелган биналарны тикшереп чыгачаклар.
    445
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 12:11
    Саба чаңгычылары республикада 2нче урынга чыкты
    Түбән Камада чаңгы спорты буенча инвалидлар арасында үткәрелгән республика чемпионатында районыбыз вәкилләре күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр. Шәмәрдәннән Раил Галиәк­бәров - 1нче, Иске Мичәннән Радик Шиһапов, Сабадан Фәния Шәмсетдинова - 2нче, Лесхоздан Хәмит Мөгътәсимов 3нче призлы урыннарны алдылар. Командалар арасында район чаңгычылары, актанышлылардан гына калышып, 2нче урынга чыктылар. Рәшит Кәримов.
    349
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 12:05
    Фаҗига: бер ханым сыер абзарында вафат булган
    Чүпрәле районы Чуваш Бизнәсе авылында сыер абзарында тирес базында "Ак барс Чүпрәле" ААҖ нең Чуваш Бизнәсе филиалының 49 яшьлек мөдиренең гәүдәсе табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ханым канауга тирес чыгаручы чылбырга эләгеп төшеп киткән. Хәзер бу...
    433
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 11:52
    Районыбызның 2 мәктәп укучысы "Сәләт" бал-маскарадында вальс әйләнде [+фото]
    20 декабрьдә "Сәләт" яшьләр оешмасы Татарстанның иң актив укучыларын, студентларын җыеп, XVIII гасырдагыча бал-маскарад уздырды. Балга чын леди һәм джентльменнар җыелган диярсең - һәркемнең өстендә затлы костюм-күлмәкләр, битлекләр. Безнең районыбыз укучылары - Юлбаттан 10нчы сыйныф укучысы Резеда Рәхимуллина һәм Сабадан 11нче сыйныф укучысы Булат Габдрахманов да "Сәләт" бал-маскарадында вальс әйләнү...
    424
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 11:17
    Сабалыларга телевизион каналларны яңадан көйләү киңәш ителә
    "Татарстан Республикасы радиотелевидение тапшырулар үзәге" челтәре мәгълүматларыннан күренгәнчә, цифрлы эфир телевидение сигналларының сыйфатын яхшырту өчен Россия Федерациясе территориясендә элемтә спутнигында телевизион программалар параметрлары үзгәргән. Шунлыктан телевизор караучыларга телевизордан яки DVT-T2 стандартлы приставкалардан программаларны эзләү процедураларын яңадан үткәрергә киңәш ителә.
    466
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 10:09
    Ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен гаризалар 31 декабрьгә кадәр кабул ителә
    Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе шәхси хуҗалыгында ике һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратлары алу өчен субсидия бирү тәртибен раслау турында карар (23.09.2013, №1198-п) кабул иткән һәм гаризалар кабул итүнең соңгы срогы итеп 2013 елның 1 декабре билгеләнгән иде. Шушы вакыт эчендә барысы 213 кеше субсидиягә гариза...
    382
    0
    0
  • 25 декабрь 2013 - 09:44
    Килми калмагыз: Сабада чаңгы ярышлары үткәреләчәк
    27 декабрьдә Сабада чаңгы ярышлары үткәреләчәк. Ярышта 18 яшьтән узганнар өч төркемгә бүленеп (18-35, 36-50 яшьлекләр, 51 яшьтән югарылар), 5 километрда узышачаклар. Аларга старт бирелгәнче 18 яшькә кадәргеләр балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә катнашачаклар. Ярышлар Саба мәдәният йорты бинасы артындагы трассада 10.30 сәгатьтә башлана.
    389
    0
    0
Реклама