Районыбызда берничә кешенең гомерен өзгән коточкыч авария: соңгы мәгълүматлар
Сонгы мәгълүматлар буенча, кичәге юл-транспорт казасында зыян күргән 1963, 1988 елгы ике тренер хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә дәвалана. Авыр хәлдәге бер балага Казанда махсуслаштырылган үзәктә оператив дәвалау таләп ителә. Тагын 2 бала төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсендә ята, 5 бала, төрле ярдәм күрсәтелеп, өйләренә кайтарылган....