Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ленинград чолганышын күргән Ренат Исхаковка истәлек медале тапшырылды

27 гыйнварда Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгы билгеләп үтелде. Тугыз йөз көн дәвам иткән блокада 1,5 миллион кешенең гомерен өзә. Санкт-Петербургтагы тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнмичә укып булмый: "Женя 1941 елның 28 декабрендә көндезге сәгать 12дә үлде. Әбием 1942 нче елның 25 гыйнварында көндезге сәгать 3тә үлде. Лека...

27 гыйнварда Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгы билгеләп үтелде. Тугыз йөз көн дәвам иткән блокада 1,5 миллион кешенең гомерен өзә. Санкт-Петербургтагы тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеген тетрәнмичә укып булмый: "Женя 1941 елның 28 декабрендә көндезге сәгать 12дә үлде. Әбием 1942 нче елның 25 гыйнварында көндезге сәгать 3тә үлде. Лека 1942 елның 17 мартында иртәнге сәгать 5тә үлде. Вася абый 1942 елның 13 апрелендә төнге сәгать 2дә. Лёша абый 1942 елның 10 маенда көндезге сәгать 4тә. Әни 1942 елның 13 маенда иртәнге 7.30да. Савичевлар үлделәр. Барысы да үлде. Таня үзе генә калды". Хәзерге вакытта Лесхоз картлар йортында яшәүче Ренат Исхаков та камалыштагы шәһәрдә калган. Сугыш башланганда дүрт яшьтә булган малай үзе моны хәтерләми дә. Аларны (әнисе Зәйтүнә һәм өч баласы) "Тормыш юлы" аша чыгаралар. Ренат Сандыйк улы исән кала. Тарихи дата уңаеннан Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев Р.Исхаковка Санкт-Петербург шәһәренең 70 еллыгына булдырылган истәлек медален тапшырды, ветеранга сәламәтлек, озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X