Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда берничә кешенең гомерен өзгән коточкыч авария: соңгы мәгълүматлар

Сонгы мәгълүматлар буенча, кичәге юл-транспорт казасында зыян күргән 1963, 1988 елгы ике тренер хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә дәвалана. Авыр хәлдәге бер балага Казанда махсуслаштырылган үзәктә оператив дәвалау таләп ителә. Тагын 2 бала төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсендә ята, 5 бала, төрле ярдәм күрсәтелеп, өйләренә кайтарылган....

Сонгы мәгълүматлар буенча, кичәге юл-транспорт казасында зыян күргән 1963, 1988 елгы ике тренер хәзерге вакытта Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгендә дәвалана. Авыр хәлдәге бер балага Казанда махсуслаштырылган үзәктә оператив дәвалау таләп ителә. Тагын 2 бала төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсендә ята, 5 бала, төрле ярдәм күрсәтелеп, өйләренә кайтарылган. Бу хакта безгә Саба үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Эльмира Гайнуллина җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, кичә Казан-Шәмәрдән юлының 104 чакрымында юл-транспорт һәлакәте булды: Лада Ларгус автомобиле Фиат Дукато автомобиле белән бәрелеште. Нәтиҗәдә, Лада Ларгус хуҗасы һәм аның 2 пассажиры һәлакәт урынында вафат булдылар. Fiat Ducato автобусында 1998-1999 елгы 8 яшүсмернең һәм аларның ике тренерының көрәш буенча тренировкага барышлары булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев