Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 6 февраль 2014 яңалыклары

    • 6 февраль 2014 - 11:34
      Районыбыз терлекчеләре тәүлеккә йөз тоннадан артык сөт җитештерә
      Республика буенча икенче урында барабыз. Беренчедә - әтнәлеләр. Терлекчеләребез бер сыерга уртача 17,9 килограмм сөт савуга ирешә. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында уртача савым - 24,2, "Тимершык"та - 19,7 килограмм. "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе, "Кибәче" бүлекчәсе, "Олыяз" җәмгыяте, "Мичән" һәм "Сатыш" филиалларында 17,9-18,9 килограмм сөт савып алалар.
      237
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 11:14
      Тольяттидан Сабаның яшь боксчысы Айрат Хисамов 3 урын яулап кайтты
      29 гыйнвар - 3 февраль көннәрендә Тольятти шәһәрендә бокс буенча узган Россия студентлары спорт берлеге Беренчелегендә Сабаның яшь боксчысы Айрат Хисамов үз үлчәү категориясендә 3нче урын алды. Тренерлар Р.Хисамов, Р.Сәетов.
      177
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 08:09
      Парлы яшәүләргә ни җитә
      Бер канат белән очып булмый. Шуңа күрә Ходай бар нәрсәне парлы итеп яраткан. Әмма тормыш итәргә үз парын табар өчен адәм баласына бераз сайларга-сайланырга язган.
      236
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 07:48
      Җыеннар дәвам итә: районда спиртлы эчемлекләрне сату нокталары берничә авылга берәр генә булачак
      Быел авыл җирлекләрендә җыеннарга Саба үзешчәннәре чыгышы матур бизәк өстәде. Халык мәдәният елында күңел биреп җыр тыңлый, талантларны алкышлый, җыелыш башланганын көтеп ялыкмый. Шулай ук быел район җитәкчеләре дә халыкка агымдагы ел бурычлары турында тулырак мәгълүмат бирә. Җыеннарга һәркемнең килә алмаганлыгын исәпкә алып, яңалыкларның кайберләренә тукталыйк әле. Районда спиртлы эчемлекләрне...
      244
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 05:35
      Авариядә һәлак булган Вәсилә Нотфуллина "Машина - минем икенче өй ул..." дигән [видео]
      "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән тапшыру. Эфирга 2013 елның 4 декабрендә чыккан.
      237
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 05:20
      Коточкыч авариядә зыян күрүчеләренең гомерләренә куркыныч янамый
      Кичә Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән спортчыларның һәм аларның тренерлары сәламәтләге буенча фаразлаулар уңай, дип белдерә Республика клиник хастаханәсе табиблары. Республика клиник хастаханәсе травмотология үзәгенең балалар бүлеге табиб-травматолог-ортопед Игорь Цой журналистларга белдергәнчә, һәлакәт турында хәбәр алгач, һәлакәт урынына бару турында карар кабул ителде. Моның өчен травматолог, нейрохирург һәм...
      210
      0
      0
    • 6 февраль 2014 - 04:18
      Кыш хаталанганны гафу итми: юлны күрмисең икән – узгынга чыкма
      Быел гыйнвар аенда Татарстан территориясендә 300 юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 37 кеше үлгән, 417сенең тәне җәрәхәтләнгән.
      201
      0
      0
    Реклама