Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коточкыч авариядә зыян күрүчеләренең гомерләренә куркыныч янамый

Кичә Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән спортчыларның һәм аларның тренерлары сәламәтләге буенча фаразлаулар уңай, дип белдерә Республика клиник хастаханәсе табиблары. Республика клиник хастаханәсе травмотология үзәгенең балалар бүлеге табиб-травматолог-ортопед Игорь Цой журналистларга белдергәнчә, һәлакәт турында хәбәр алгач, һәлакәт урынына бару турында карар кабул ителде. Моның өчен травматолог, нейрохирург һәм...

Кичә Татарстанның Саба районында юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән спортчыларның һәм аларның тренерлары сәламәтләге буенча фаразлаулар уңай, дип белдерә Республика клиник хастаханәсе табиблары.

Республика клиник хастаханәсе травмотология үзәгенең балалар бүлеге табиб-травматолог-ортопед Игорь Цой журналистларга белдергәнчә, һәлакәт турында хәбәр алгач, һәлакәт урынына бару турында карар кабул ителде. Моның өчен травматолог, нейрохирург һәм реаниматологлардан торган табиблар бригадасы җыелды. Зыян күрүчеләр яткан Саба үзәк район хастаханәсенә килгәч, ике ир-атны һәм бер баланы Казанга алып бару турында карар кабул ителде.

Баш мие селкенгән тренерлар Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенең нейрохирургия бүлегенә салынды. Аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә. Алар табиблар күзәтүендә, оператив дәвалау таләп ителми.

Бот һәм бит сөякләре сынган 14 яшьлек яшүсмер Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенең балалар бүлегенә салынган. Аңа операция ясау планлаштырыла. Табиблар сүзләренә караганда, алган җәрәхәтләр аның спорт карьерасына йогынты ясарга тиеш түгел.

Зыян күрүчеләр дәвалана. Аларның гомерләренә куркыныч янамый. Алар хәлләре яхшыргач, хастаханәдән чыгарылачак. Өлкәннәр 2 атнадан өйләренә кайтачак.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев