Саба таңнары
  • Тат Лат
  • 4 апрель 2014 яңалыклары

    • 4 апрель 2014 - 10:31
      Быелдан башлап транспорт салымын иртәрәк түлисе
      Быелдан башлап автомобиле, тракторы булган физик затлар өчен транспорт салымын 1 ноябрьгә түгел, ә 1 октябрьгә кадәр түләргә кирәк булачак. Түләү срогын бер айга кыскарту Татарстан Республикасының "Транспорт салымы турында"гы законга кертелгән үзгәрешләр нәтиҗәсе. Бу әлеге төр салымны администрацияләү сыйфатын да яхшыртуга китерәчәк.
      369
      0
      0
    • 4 апрель 2014 - 09:57
      Сабаның ял паркында бер исерек яшүсмерне кыйнаган
      Тикшерү практикасы күрсәткәнчә, җина­ятьләрнең зур күпчелеге исерек хәлдәгеләр тарафыннан кылына. Күпьеллык статистика күзәтүләре дә шуны раслый. Исереккә диңгез тубыктан, дип белми әйтмиләр шул. Аракы дигәндә начар гамәл кылырга әзер торган Р.Сираҗетдинов та исерек хәлдә җинаять эшли. Район үзәгенең ял паркында хулиганлык гамәленнән чыгып, балигъ булмаган Ч.ны кыйный. Шушы җинаяте уңаеннан...
      425
      0
      0
    • 4 апрель 2014 - 08:00
      Әлмәттә 51 яшьлек хатын-кыз югалган
      Анна Панцерева 22 мартта югала һәм әлегә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Ул көнне ханым иртәнге сәгать 7 дә Иске Шөгер юлының 10 нчы чакрымында таксидан төшә һәм Васильевка авылына таба юнәлә. Өстендә ачык соры төстәге капюшонлы куртка, аягында коңгырт төстәге кроссовкалар. Борын өстендә миңе бар. Кыска сары чәчле. Анна Панцереваны...
      473
      0
      0
    • 4 апрель 2014 - 07:15
      Районда “Россия-2” каналы тапшыруларын транс­ляцияләү туктатылды
      Агымдагы елның 1 апреленнән Шәмәр­дән­нән "Россия-2" каналы тапшыруларын транс­ляцияләү (аналоговый) туктатылды. Шул ук вакытта бу цифрлы телевидение тапшыруларына кагылмый.
      376
      0
      0
    • 4 апрель 2014 - 06:20
      Президент Путин райондашларыбызны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады
      Көек авылында яшәүче Сәлимә Хаҗиморатова өчен быелгы яз аеруча истәлекле булды. 1 апрель көнне аңа 90 яшь тулды. Юбилее белән ветеранны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Сугыш чоры баласы Сәлимә әби...
      473
      0
      0
    • 4 апрель 2014 - 05:53
      Ди-джей Радик «Давай поженимся» тапшыруында Роза Сябитова кызы өчен көрәште [видео]
      Кичәңге "Давай поженимся" тапшыруы татарларга багышланган иде. Димче Роза Сябитованың кызы Ксениягә егет эзләделәр. Намзәтләрнең өчесе дә татар. Араларында ди-джей Радик та бар. Карыйбыз: Чыганак.
      462
      0
      0
    Реклама