Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабаның ял паркында бер исерек яшүсмерне кыйнаган

Тикшерү практикасы күрсәткәнчә, җина­ятьләрнең зур күпчелеге исерек хәлдәгеләр тарафыннан кылына. Күпьеллык статистика күзәтүләре дә шуны раслый. Исереккә диңгез тубыктан, дип белми әйтмиләр шул. Аракы дигәндә начар гамәл кылырга әзер торган Р.Сираҗетдинов та исерек хәлдә җинаять эшли. Район үзәгенең ял паркында хулиганлык гамәленнән чыгып, балигъ булмаган Ч.ны кыйный. Шушы җинаяте уңаеннан...

Тикшерү практикасы күрсәткәнчә, җина­ятьләрнең зур күпчелеге исерек хәлдәгеләр тарафыннан кылына. Күпьеллык статистика күзәтүләре дә шуны раслый. Исереккә диңгез тубыктан, дип белми әйтмиләр шул.

Аракы дигәндә начар гамәл кылырга әзер торган Р.Сираҗетдинов та исерек хәлдә җинаять эшли. Район үзәгенең ял паркында хулиганлык гамәленнән чыгып, балигъ булмаган Ч.ны кыйный.

Шушы җинаяте уңаеннан прокуратура ризалыгы белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге өлкән дознавателе тарафыннан Р.Сираҗетдиновка карата җинаять эше кузгатылды. Җәмәгать судьясы кеше кыйнауда гаепле дип табылган Р.Сираҗетдиновны 12 айга хезмәт белән төзәтү эшләренә хөкем итү турында карар чыгарды.

Рәшит Ахунов,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев