Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Путин райондашларыбызны 90 яшьлек юбилейлары белән котлады

Көек авылында яшәүче Сәлимә Хаҗиморатова өчен быелгы яз аеруча истәлекле булды. 1 апрель көнне аңа 90 яшь тулды. Юбилее белән ветеранны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар. Сугыш чоры баласы Сәлимә әби...

Көек авылында яшәүче Сәлимә Хаҗиморатова өчен быелгы яз аеруча истәлекле булды. 1 апрель көнне аңа 90 яшь тулды. Юбилее белән ветеранны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Нуршат Вафина тәбрикләп, Президент Путинның Котлавын, бүләкләр тапшырдылар.

Сугыш чоры баласы Сәлимә әби күпне күргән, күпне кичергән. Сугыш вакытында батыр йөрәкле кыз айлар буе тимер юл салуда көч куя, аннан көндез комбайнда, төнлә тракторда эшли. Ире Хуҗимөхәммәт белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Сәлимә Хаҗиморатова фермада каравылчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Хәзер улы Зиннур гаиләсе тәрбиясендә бәхетле гомер кичерә. Аның 11 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

1 апрельдә Шәмәрдәндә яшәүче Асия Бикчән­тәе­­ва үзенең гомер бәйрәмен - 90 яшьлеген каршылады.

Гомерен медицинага багышлап, балалар табибәсе булып эшләгән ветеран сабыйларның сәламәтлеге, иминлеге өчен күп көч куйган шәхес. Игелекле хезмәте белән тирә-юньдәгеләрнең ихтирамын казанган һәм күп санлы Мактау хатларына ия булган.

Юбилярны котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау идарәсе начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев, участок хастаханәсе баш табибы Радик Борһанов килгән иде.

Асия Бикчәнтәева ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Аларның өчесе дә әниләре үрнәгендә табиб һөнәрен сайлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев