Саба таңнары

23 апрель 2014 яңалыклары

  • 23 апрель 2014 - 11:46
    Иртәгә Сабада кар явуы көтелә
    24-25 нче апрельдә салкын һаваның үтеп керүе көтелә. Вакытлыча яңгыр, юеш кар явачак, кайбер районнарда бераз буран булуы ихтимал. Җил - төньяк-көнбатыш, 18 м/с кадәр тизлек белән. 24 нче апрельдә - 3 градус салкыннан алып 2 грдуска кадәр җылы. 25 нче апрельдә аяз булганда - 6 градуска кадәр салкын, көндез...
    560
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 10:06
    Районыбызда яңа эшли башлаучы фермерларга ярдәм итәләр
    23 апрель көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икьтисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов район фермерлары белән "Яңа эшли башлаучы фермерларга ярдәм", "Гаилә фермаларын үстерү" программаларында катнашу мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Биредә районның 15 фермеры катнашты. Һәр фермерның алда санап кителгән программада катнашыр өчен Татарстан Республикасы авыл...
    495
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 07:02
    Быел районыбызга 37 чит ил кешесе килгән
    Бүген чит милләт кешесе, ягъни мигрант белән күрше булып яшәү гадәти хәл санала. Районның кайсы гына торак пунктына барсаң да, чит ил гражданнарын очратырга мөмкин. Иң мөһиме - күченеп кайтучыларның җирле кагыйдәләргә буйсынып, халык белән уртак тел табып яшәвендә. Районыбызда миграция вәзгыятенең торышы ничек, иммигрантлар белән бәйле нинди мәсьәләләр күзәтелә?...
    550
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 06:42
    Сабада Коръән укырга өйрәтүче лагерь эшләячәк
    20 апрельдә нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Саба районында булды. Биредә ул район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм яңа төзелеп килүче "Мотыйгулла" мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөбәрәкшин белән очрашып Изге китапны укырга өйрәтүне оештыру хакында сөйләште. Май аеннан башлап, августка кадәр Сабада Коръәнне дөрес уку кагыйдәләрен өйрәтүче...
    443
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 06:21
    Белгечләр бәрәңге утырту тирәнлеген 6-8 сантиметрдан арттырмаска куша
    Бәрәңге безнең табыннарда төп урынны алып тора. Әмма узган ел шәхси хуҗалыкларда "икенче икмәк" уңышының начар булуы һәм аны саклаган вакытта да бозылуы күзәтелде. Шул исәптән эре хуҗалыкларда да уңыш әллә ни куандыра алмады. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзерге вакытта бәрәңгенең 80 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Игү технологиясенең камил булмавы,...
    514
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 06:10
    Марля яулык
    Син кем, нәрсәгә дип ияреп кайттың Идрискә, аның хатыны, балалары бар бит, - дип каршылады аны чит-ят авылда иң беренче очраган Гыйльминур апа.
    616
    0
    0
  • 23 апрель 2014 - 05:08
    Олы Шыңар урта мәктәбе музыка укытучысы, композитор Фәннур Галимовның иҗат кичәсе үтте [+фоторепортаж]
    Кеше туган көннәренә бик игътибарлы. Юбилейларын берәүләр - мул табын артында, кемдер- табигать кочагында, кемдер мәдәният учакларында үткәрә. Әлбәттә, өченче вариантны сайлау өчен сәнгать-мәдәният кешесе булуың, күрсәтердәй иҗатың кирәк.
    824
    0
    0
Реклама