Реклама
20 апрельдә нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Саба районында булды. Биредә ул район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм яңа төзелеп килүче "Мотыйгулла" мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөбәрәкшин белән очрашып Изге китапны укырга өйрәтүне оештыру хакында сөйләште. Май аеннан башлап, августка кадәр Сабада Коръәнне дөрес уку кагыйдәләрен өйрәтүче...
20 апрельдә нәзарәтнең Коръән өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин Саба районында булды. Биредә ул район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм яңа төзелеп килүче "Мотыйгулла" мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөбәрәкшин белән очрашып Изге китапны укырга өйрәтүне оештыру хакында сөйләште. Май аеннан башлап, августка кадәр Сабада Коръәнне дөрес уку кагыйдәләрен өйрәтүче лагерь оештыру ниятләнелә. Шуны да әйтергә кирәк, бүгенге көндә яңа төзелеп килүче мәчет янындагы бина төзекләндерелә. Алга таба монда теләгән һәркем Коръән укырга өйрәнә алачак.
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз