Саба таңнары

11 июль 2014 яңалыклары

  • 11 июль 2014 - 07:00
    Ялган террорчы Галиябану Фәхруллинага хөкем чыгарылды
    ТР Югары суды карары белән, Казанда нотариаль контораны басып алган ялган террорчы 70 яшьлек Галиябану Фәхруллина 5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Гаепләнүченең яше һәм сәламәтлеге гаепне җиңеләйтә торган шарт булган. Җинаять эше гомуми юрисдикциядәге федераль судның 3 судьясыннан торган коллегия тарафыннан каралды. Дәүләт...
    460
    0
    0
  • 11 июль 2014 - 06:30
    Язгы чакырылышның соңгы төркем китүче егетләрен тантаналы төстә армиягә озаттылар
    3 июльдә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатында армиягә язгы чакырылышның соңгы төркем китүче егетләрен тантаналы төстә озаттылар. Бәйрәм чарасында районнан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев җитәкчелегендәге делегация солдат шинеле киячәк егетләргә хәер-фатыйха биреп, хәрби хезмәт юлына озатты. Ул көнне Керәнне авылыннан Илназ Зарипов һәм Сабадан Булат Хәбибуллин да Хабаровск якларына...
    547
    0
    0
  • 11 июль 2014 - 06:00
    Быелның алты аенда районыбызда 92 яңа гаилә барлыкка килгән, 28 пар аерылышкан
    Саба муниципаль районының Гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның алты аенда барлыгы 198 бала дөньяга килгән, 181 кеше вафат булган (2013 елда - 219 кеше үлгән). Узган ел бу вакытта 108 пар язылышкан булса, быел алты айда районыбызда 92 яңа гаилә барлыкка килгән, 28 пар аерылышкан.
    533
    0
    0
  • 11 июль 2014 - 05:21
    Түбән Симет авылында яшәүче Муллаяновларга “Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен” медале тапшырылды [+фото]
    - Без гади кешеләрне дә шулай зурлагач рәхмәт, - дип каршы алды Нурания апа белән Нәҗип абый район башлыгы Рәис Миңнехановны. Гадилек түбәнлек түгел, гадилек ул - бөеклек. Итәк тутырып балалар үстереп, илле бер ел эчендә тормышның әллә нинди катлаулылык­ларын да үткәреп яши-яши, олыгайган көнеңдә "Мәхәббәт һәм Тугрылык өчен" медале...
    548
    0
    0
Реклама