Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ялган террорчы Галиябану Фәхруллинага хөкем чыгарылды

ТР Югары суды карары белән, Казанда нотариаль контораны басып алган ялган террорчы 70 яшьлек Галиябану Фәхруллина 5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Гаепләнүченең яше һәм сәламәтлеге гаепне җиңеләйтә торган шарт булган. Җинаять эше гомуми юрисдикциядәге федераль судның 3 судьясыннан торган коллегия тарафыннан каралды. Дәүләт...

ТР Югары суды карары белән, Казанда нотариаль контораны басып алган ялган террорчы 70 яшьлек Галиябану Фәхруллина 5 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Гаепләнүченең яше һәм сәламәтлеге гаепне җиңеләйтә торган шарт булган.

Җинаять эше гомуми юрисдикциядәге федераль судның 3 судьясыннан торган коллегия тарафыннан каралды.

Дәүләт гаепләүчесе чыгыш ясаганда, Фәхруллинаны аңа белдерелгән барлык җинаятьләрдә гаепле дип табуларын һәм 7 елга ирегеннән мәхрүм итеп гомуми режимдагы колониягә озатуларын, 1 ел 6 айга иреген чикләүләрен сорады.

Хөкем ителгән хатын судның карарына каршы шикаять белдерергә җыена.

Фәхруллина РФ ҖК 206 нчы маддәсенең 2 нче часте «г» һәм «з» пп. ("Үзенә файда итү максатыннан, корал сыйфатында кулланыла торган предметлардан файдаланып, затны золожник сыйфатында кулга алу, заложникны җибәрү шарты белән нинди дә булса эш-гамәл кылырга мәҗбүр итү"), 30 нчы маддәсенең 3 нче часте һәм 159 нчы маддәсенең 4 нче часте ("Мошенниклык кылу"), 306 нчы маддәсенең 1 нче часте ("Җинаять кылу турында ялган хәбәр") нигезендә җинаять кылуда гаепләнде.

Суд карары белән, вакыты чыгу сәбәпле, РФ ҖК 306 нчы маддәсенең 1 нче часте ("Җинаять кылу турында ялган хәбәр") буенча җинаять тикшерүе туктатылган.

Тикшерү һәм суд билгеләнгәнчә, 2010 нчы елның гыйнварында элегрәк адвокат эшчәнлеген алып барган Фәхруллинага суд органнарында юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча өлкән яшьтәге ир мөрәҗәгать иткән. Әңгәмәдән соң, хатын, ир үлгәч, аның барлык милкенә: Казанның Мәскәү районындагы фатиры, 2,5 млн. сумнан артык банк кертемнәренә - хуҗа булырга карар кылган. Моның өчен Фәхруллина ялган документлар алган һәм аларны кулланган, бу - пенсионер белән икесе арасында никахны теркәү турында таныклык, нотариаль рәвештә рәсмиләштерелгән васыять яузы, ир исеменнән аның исеменә генераль ышаныч язуы.

Ир вафатыннан соң, аның туганнары Фәхруллинаның законсыз эш-гамәлләрен туктатырга тырышкан. Ул нотариуска төрле юллар һәм ысуллар белән йогынты ясый башлаган. Аерым алганда, хокук саклау органнарына нотариус аннан акча сорый дип, ялган хәбәр белән мөрәҗәгать иткән. Бу нәтиҗә бирмәгәч, Фәхруллина, тикшерү версиясе буенча, пневматик пистолет белән коралланып 2012 нче елның 3 нче июлендә нотариаль конторага килеп, нотариусның ярдәмчесен кулга алып, аңа вафат булган ирнең барлык милкенә хокук турында таныклык бирүен таләп иткән. Махсус хезмәтләр белән сөйләшүләрдән соң, Фәхруллина полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алынды.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев